ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә ветеран журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Туфитуллова килде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Нәкый Исәнбәт» электрон белешмәлеге тулыландырылды.

2020 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Казан Милли тикшеренү технология университетының 4 курс студентлары өчен «Патент мәгълүматының рәсми чыганаклары» дигән тематик күзәтү үткәрелде.


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 10–11 март көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) хезмәткәрләре В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты каршында урнашкан колледж (Казан шәһәре, М.Гафури урамы, 71 йорт) студентларына ТАССР оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан «Казан шәһәренең тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

 Ел саен бөтен дөньяда Халыкара Франкофония бәйрәме билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) хезмәткәрләре Казан (Идел буе) федераль университеты укытучылары һәм студентлары белән очрашу уздырды. Кунакларга китапханә һәм бүлек буенча виртуаль экскурсия үткәрелде. 7 меңнән артык документ тупланган Француз телендәге әдәбият фонды турында әйтелде, чит илләрнең Gallimard, Larousse, Robert һ.б. алдынгы нәшриятлары күргәзмәдә тәкъдим ителде.


9
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә халык шагыйре Хәсән Туфан тормышына һәм иҗатына кагылышлы кулъязма һәм фото документлар саклана.


6
март, 2020 ел
җомга

6,7,8 март – ял (бәйрәм) көннәре.

2020 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегенә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Казан шәһәренең 39 нчы гимназия укучылары килде.


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның гыйнвар, март айларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Мин – укучы» әдәби проекты кысаларында Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 117 нче һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 54 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен, шулай ук Казан шәһәре Совет районының П.А. Полушкина исемендәге 101 урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Шерлок Холмс турындагы хикәяләр буенча «Яшерен бүлмә» квест-уены үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International