ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның март аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) «Экология һәм тормыш: җәмгыять нишли ала?» дигән күргәзмә эшли.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 йорт) «Сәнгати хыяллар дөньясы» дип аталган күргәзмәләр циклын дәвам итә һәм укучылар игътибарына кул эшләренә багышланган «Үзең тудырган матурлык» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә.


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Швециядә яшәүче милләттәшебез Төркәр ага Соукканнан янә кыйммәтле басмалар кабул итте. Ул 2019 елда 12 данә уникаль китап бүләк иткән иде инде.


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге кул эшләренә караган материаллар бастыручы «Burda», «Verena», «Sandra», «Тылсымлы куллар», «Мастерилка», «Анна», «Модное рукоделие» һәм башка журналлар яздырып ала. Әлеге журналлар битләрендәге файдалы идеяләр тегүчеләр өчен генә түгел, ә яңа эш башлаучыларга да кызыклы. Аларга карап кабатланмас дизайнга нигезләнгән матур әйберләр тегәргә өйрәнергә, көнкүреш нигезендә ятучы төрле күнекмәләр алырга мөмкин.

 2020 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Тормыш яме – Әни, Хатын-кыз» дигән күргәзмә эшли.

28 февраль көнне Казандагы Муса Җәлил музей-фатирында (М.Горький ур., 17 йорт) әлеге музейның үсеш стратегиясе турында фикер алышуга багышланган «түгәрәк өстәл» утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле дә катнашты.


28
февраль, 2020 ел
җомга

Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин һәм бүлекнең фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетына Япониянең Кобе шәһәрендәге татар җәмгыяте тарихына караган документларны тапшыру мәрасимендә катнаштылар. Ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 йорт) язны «Яраткан артистларыбызның таныш йөзләре» дип аталган күргәзмә белән каршылый. Ул 27 мартта билгеләп үтелүче Халыкара театр көненә багышланган.

Шушы елның 15 мартына кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) Е.А.Баратынскийның 220 еллыгына багышланган  «Киләчәк буын онытмас мине...» дигән китап күргәзмәсе эшли.


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Ел китабы» Республика конкурсын оештыру һәм үткәрү кысаларында 26 февраль көнне Кукмара районы Үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрә, эшкуар Равилә Шәйдуллина-Морат һәм Америкада яшәүче милләттәшебез, галимә, татар әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче Сөрәйя Гайнуллина белән очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International