ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2016 ел
җомга

12 нче февральдә ТР Милли китапханәсендә  «Балалар укуы мәйданчыгы һәм балачакның иҗтимагый институты буларак балалар китапханәсе» темасына багышланган мәгълүмати-методик семинар кысаларында «Китапханәләр өчен норматив документлар һәм мультимедиа ресурслар» дип исемләнгән мәгълүмат көне узды.


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Узган ел халкыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгын һәм Әдәбият елын зурлап, истәлекле итеп билгеләп үтте. Шунысы куанычлы: әлеге зур бәйрәмнәрне  Россия Киносы елы дип игълан ителгән 2016 ел дәвам итә. Бу үзенчәлекле елда беренче истәлекле вакыйга – татар халкының бөек улы, атаклы шагыйрь, Бөек Ватан сугышының каһарманы Муса Җәлилнең 110 еллыгына туры килә.


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

2016 нчы елның 15 нче февралендә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула. Муса Җәлилнең төрле телләрдә басылып чыккан шигырьләре бөтен дөньяга танылды. Татар шагыйрьләреннән беренчеләрдән булып ул 1957 нче елда «Моабит дәфтәрләре» дип аталган шигырьләр циклы өчен Ленин исемендәге премия белән бүләкләнде.


5
февраль, 2016 ел
җомга

2016 нчы елның 2 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының 2015 нче елгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган һәм 2016 нчы елга бурычлар билгеләгән киңәйтелгән коллегиясе эшендә катнашты.


30
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

«Дәрья» әдәби кунакханәсе Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең иҗатын яраткан күпсанлы тамашачыларны 2016 нчы елның 28 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залына аның белән очрашу кичәсенә җыйды.


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

«Татар әдипләре» дигән сериядән яңа басма – «Айдар Хәлим» биобиблиографик күрсәткеченең Яр Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе нәшер иткән, әдип иҗатының 2001–2015 еллардагы чорын үз эченә алган икенче чыгарылышы дөнья күрде.

 


 


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

 2016 нчы елның 28 нче гыйнварында 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе Разил Вәлиев белән  очрашу уздыра.


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

 2016 елның 22 гыйнварында  Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) Милли китапханәнең 150 еллык юбилее уңае белән нәшер ителгән басмаларны тәкъдир итү кичәсе булачак.


16
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында Рәйнә Ситдыйкованың «Өлешемә тигән көмешем» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрде.


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

2016 нчы елның 2 нче гыйнварында, озак авырудан соң, танылган режиссёр, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең шәрәфле укучысы Равил ага Тумашев вафат булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International