Безнең электрон китапханә совет язучысы Дмитрий Фурмановның «Qzьl desant» («Красный десант») татар телендә язылган китабы белән тулыландырды.
Биредә бу чорны тасвирлаган материаллар тәкъдим ителә.
Яшүсмерләр залында фактастик сюжетлы китаплар аерым бер киштәгә җыелган. Ерак дөньялар, альтернатив галәмнәр, супермөмкинлекләргә ия геройлар турында китаплар — җәйнең соңгы аенда уку өчен менә дигән әсәрләр!
Монда татар язу мәдәниятенең төрле чорларын тасвирлаган экспонатлар тәкъдим ителә.
Балалар өчен инглиз телен өйрәнү клубын ачып җибәрәбез. Аны китапханәбездә Anglo deti онлайн-мәктәбе оештырачак. Өчтән алып тугыз яшькәчә балаларны чакырабыз.
Бүген без заманча китапханәләр эшчәнлегенең яңа шартлары, алардагы яңа таләпләр һәм тәртип кагыйдәләре турында күп сөйлибез.
Быел татар телендәге беренче матбугат — басма календарьләр барлыкка килүгә 150 ел тула. Татар дөньясында аларны беренче булып мәгърифәтче, язучы Каюм Насыйри 1871 елда чыгарган. Аның календарьләре татар телендә фәнни-популяр һәм иҗтимагый-публицистик стильләрне ныгытуга зур йогынты ясаган. Беренче татар календарьләре үрнәкләре белән безнең икенче каттагы уку залында, махсус күргәзмәдә таныша аласыз.
Кичә китапханәдә «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсен матбугат чараларына күрсәтү чарасы узды. Июльдә казанлылар һәм шәһәр кунаклары биредә татар глобальлеген үзләре өчен яңа яктан ача алачак. Күргәзмәнең рәсми ачылыш датасын тиздән хәбәр итәрбез, әлегә аның турында бераз сөйләп алабыз.
Бу якшәмбедә безнең террасага Данил Шаймуллинның @shaidanil музыкаль кичәсенә килегез! Казан музыкаль көллиятен тәмамлаган музыкант интеренетта популяр җырларны татар теленә тәрҗемә итүе белән танылган. Сез дә тыңларга килегез.
✏️ Теркәлү өчен сылтама профильдә: nbrt.timepad.ru/event/1710201/
17 июль көнне 15:00 сәгатьтә Рамиль Ибрагимов оештыра торган фәнни фантастика һәм фантастик фән яратучылар клубына чакырабыз.