29 июль көнне Айнур Зиннатуллинның «Искусство очаровывать незнакомцев» китабы презентациясенә чакырабыз
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, Каюм Насыйри тарафыннан татар телендә беренче басма календарь чыгарылуга 150 ел тулуга багышлап, «Календарьлар – вакыт бизмәне» дигән күргәзмә тәкъдим итә.
Ульяновск өлкәсендә төбәк мәдәни тормышындагы иң күренекле әдәби вакыйларның берсе – нәшриятлар басмаларының Бөтенроссия «Сембер китабы – 2020» күргәзмә-ярминкәсе узды.
Гаилә көне уңаенна без уку һәм балалар залларында тематик китап күргәзмәләре урнаштырдык.
«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында республикадагы китапханәләрне модернизацияләү эше дәвам итә.
9 июль көнне 19:00 сәгатьтә сезне террасага, татар телендә узачак «Татарстан термотөш реакторы» лекциясенә чакырабыз. Спикер — инженер, Калифорниядә ракеталар ясый торган Bagaveev Corporation компаниясен булдырган «Илон Маскы» Надир Баһавиев.
2-3 июль көнне безнең террасада лекцияләр узды, винил пластинкалар уйнады, җанлы музыка яңгырады. Террасага хәзер көн саен 10:00дән 22:00 сәгатьткә кадәр чыгып була (айның соңгы дүшәмбесеннән кала). Матур күренешләр карарга, кояш батканда шәһәрне күзәтергә безнең террасага килегез. Ачылыштан тулыфоторепортаж безнең ВКонтакте төркемендә.
2-3 июль көннәрендә китапханәдәге иң ямьле локация ачылышы уңаеннан узачак күңеле кичәләргә чакырабыз.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Югары Ослан муниципаль районының мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен 2021 елның 30 июнендә үткәрелгән күчмә укуларның катнашучысы булды.