Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышлап Татарстан Милли китапханәсе тарафыннан үткәрелгән «Татарстан – уртак йортыбыз» конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде.Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышлап Татарстан Милли китапханәсе тарафыннан үткәрелгән «Татарстан – уртак йортыбыз» конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде.
Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә багышланган биобиблиографик белешмәлекләр Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган яңа белешмәлек белән тулыланды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең (Кремль ур., 33нче йорт) мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Аяз Гыйләҗевнең (1928-2002) 90 еллыгына багышлап биобиблиографик белешмәлек төзелде – http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/gilyazov.htm.
8 нче декабрь көнне Арча районы Ташкичү авылында Шиһабетдин Мәрҗани музее тантаналы шартларда үз ишекләрен ачты. Әлеге истәлекле вакыйга уңае белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә шушы районда сәфәрдә булып кайтты.
2017 елның 15 декабре көнне 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) «Җыен» фонды «Шәхесләребез» дигән сериядә мәшһүр татар композиторына багышлап нәшер иткән «Салих Сәйдәшев» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе була.
Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин 2017 нче елның 27 нче ноябрендә кул куйган 572 нче номерлы Указ нигезендә һәр елның 5 нче декабре Ирекле ярдәмче (волонтер) көне буларак билгеләп үтелергә тиеш. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) әлеге дата уңаеннан китап күргәзмәсе куелды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) декабрь ае дәвамында «Үз үзең һәм дөнья белән ярашып яшәү» дип аталган күргәзмә эшли. Ул 3 нче декабрьдә билгеләнеп үтүче Халыкара инвалидлар көненә багышланган.
Милли китапханә «Дөньякүләм мәгълүмат киңлегендә университет китапханәсе» 2 нче Халыкара конференциясендә катнашты.
2017 нче елның 27 нче ноябрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында татар халкының күренекле шагыйре, прозаигы, публицисты, җәмәгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә 75 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе булды.