ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Мәктәп укучыларын татар халкының мәдәни хәзинәләренә җәлеп итү, милли үзаңнарын үстерү, сәләтле балаларны ачыклау, тәрбия эшенең сыйфатын күтәрү максатыннан Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе ел саен «Татар кызы. Татар егете» шәһәр бәйгесе үткәреп килә. Милли китапханә вәкилләре, быелгы бәйгенең йомгаклау тантанасында катнашып, җиңүчеләрне тәбрикләде.


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 нче елның 23 нче ноябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында татар язучыларының һәм шагыйрьләренең Түбән Кама шәһәрендәге «Җидегән чишмә» студиясе әзерләгән аудиокитапларын тәкъдим итү кичәсе узды.

 


21
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 23 ноябре көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Түбән Кама шәһәрендә эшләп килүче «Җидегән чишмә» студиясе әзерләгән Татарстан язучыларының һәм шагыйрьләренең аудиокитапларын тәкъдим итү кичәсе булачак.


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 нче елның 17 нче ноябре көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының тамаша залында Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев белән очрашу узды.


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 нче елның 13 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Галәмдә без ялгызмы?» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Ул «Траектория» фонды ярдәме белән «Альпина нон-фикшн» нәшриятында басылып чыккан.

2017 нче елның 8 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәре Ижауда узган, Удмуртия Республикасы Милли китапханәсенең 100 еллыгына әзерлек кысаларында оештырылган, «Төбәк мәдәниятендә китапның урыны» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре 2017 нче елның 10 нчы ноябрендә Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасында булды һәм шушы районның Татарстан бистәсе китапханәсендә узган «Авыл китапханәсе эшчәнлегенә мәдәни трендлар җәлеп итү» дигән фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты.


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) ноябрь ае дәвамында «Искиткеч ачышлар турында» дип аталган экспозиция эшли. Ул 10 нчы ноябрьдә билгеләнеп үтүче Бөтендөнья фән көненә багышланган.


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 нче елның 31 нче октябрендә ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү үзәге экскурсоводлары өчен чираттагы Мәгълүмат көне уздырылды.

Милли китапханәнең Җыелышлар залында идарә әгъзалары һәм бүлек мөдирләре өчен Татарстан Республикасы Конституциясенә багышланган лекция үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International