ЯҢАЛЫКЛАР


6
ноябрь, 2022 ел
якшәмбе

2022 елның 25 декабрендә күренекле татар язучысы, тарихи романнар авторы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе (2003), Татарстан Республикасының халык язучысы Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллинның тууына 95 ел тула (1927-2019).


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 нче елның 30 нчы октябрендә ТР Милли китапханәсендә мәгълүмат-библиография бүлеге тарафыннан «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү уку үзәге  экскурсовод-тыңлаучылары өчен Белгеч көне үткәрелде.


28
октябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Ольга Ивановна Зуева Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының китапханә хезмәткәрләре өчен өйрәтүче семинар үткәрде.


24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 2022 елның 21 октябрендә Апас муниципаль районы Үзәк китапханәсе җирлегендә тагын бер модель китапханә ачу тантанасы узды.


3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Дәүләт китапханәсе белән 6-7 октябрь «Бизнес, хакимият һәм җәмгыятьнең китап һәйкәлләренең сакланышын тәэмин итү өчен фонд сакчылары белән хезмәттәшлеге» Халыкара конференциясен үткәрәбез.


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

28 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре «Изге Коръәннең Казан басмасы һәм аның мөселман дөньясында Изге Коръәнне бастыру барышына йогынтысы» дип аталган VIII Халыкара мөселман конференциясендә катнашты.

Әсәр буенча фикер алышу бу айда ике тапкыр уздырылачак. Чөнки без сайлаган Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы ике бүлектән тора. 
 


21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Лира Ибрагимова безне колачлаган дөнья трында проза, повесть һәм хикәләр яза. Бастырылган китаплары: «Мирас итеп йолдыз калдырам», «Җимчәчәк» һәм «Сукырлар йорты».


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

«По Фрейду» – психологик сәламәтлек өлкәсендәге төп юнәлешләр һәм шәһәр психологлары белән танышу өчен яхшы мөмкинлек.
 


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

2022 нче елның 27 декабрендә күренекле  язучы-прозаик, драматург Мәхмүт Максуд улы Хәсәновның тууына 95 ел тула. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International