Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
ЯҢАЛЫКЛАР
1
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе
«Бөек хатын-кызлар, төрле язмышлар»
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт), язның беренче бәйрәменә туры китереп, ягъни күп илләрдә бәйрәм ителә торган Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, «Бөек хатын-кызлар, төрле язмышлар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.
28
февраль, 2012 ел
сишәмбе
Патентлар бүлегендә семинарлар циклы
2012 нче елның 27-28 нче февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Карл Маркс ур., 36 нчы йорт) Казан дәүләт технология университетының өченче курс студентлары өчен семинар дәресләре циклы дәвам итте.
21
февраль, 2012 ел
сишәмбе
Патентлар бүлегендә семинар
2012 нче елның 20-21 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Карл Маркс ур., 36 нчы йорт) Казан дәүләт технология университетының өченче курс студентлары өчен семинар дәресләре узды.
20
февраль, 2012 ел
дүшәмбе
Электрон белешмәлекне тәкъдим итү
2012 нче елның 17 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге, мәгълүмат-библиография бүлеге белән берлектә, композитор Леонид Любовскийга 75 яшь тулу уңаеннан, Музыкаль кунакханәнең чираттагы утырышын уздырды.
«Сабантуй» – бездә кунакта
2012 нче елның 16 нчы февралендә Казанның 68 нче номерлы мәктәбенең 5-6 нчы сыйныф укучылары белән «Сабантуй» – бездә кунакта» дип исемләнгән очрашу узды.
15
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
«Жизнь для вечности» китабын тәкъдир итү
2012 нче елның 14 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 нче йорт) танылган музыка белгече Г.М.Канторның 1966-1979 нчы елларда Казанда яшәп иҗат иткән күренекле совет дирижеры Н.Рахлин тормышына багышланган «Жизнь для вечности» китабын презентацияләү кичәсе узды.
14
февраль, 2012 ел
сишәмбе
«Мәдәният өлкәсендә яңа мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат ресурслары” мәгълүмат көне
2012 елның 10 февралендә ТР Милли китапханәсендә “Социомәдәни эшчәнлек. Социомәдәни иҗат менеджменты” белем арттыру программасы буенча Өстәмә һөнәри белем бирү институтында һөнәри әзерлекләрен күтәрүче тыңлаучылар өчен укулар кысаларында «Мәдәният өлкәсендә яңа мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат ресурслары” дип исемләнгән мәгълүмат көне узды.
10
февраль, 2012 ел
җомга
Яңа электрон белешмәлек
Композитор, дирижер, Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Л. Любовскийга 75 яшь тулу уңаеннан яңа электрон белешмәлек төзелде.
Леонид Любовскийга – 75 яшь
2012 нче елның 8 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә, ТР һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, РФнең Дәүләт премиясе лауреаты һәм Милли китапханәнең якын дусты Леонид Любовскийга 75 яшь тулу уңаеннан, аның тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә тәкъдим ителә.
Бакый Урманченың тормыш һәм иҗат юлы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучылар игътибарына татар милли сынлы сәнгатенә нигез салучы, Казан шәһәренең шәрәфле гражданины, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Идрис улы Урманченың (1897-1990) тууына 115 ел тулуга багышланган «Бакый Урманче. Тормыш һәм иҗат юлы» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз