05.11.2010.
Исмәгыйль Гаспринский исемендәге Кырымтатар китапханәсе халыкара ТӨРКСОЙ оешмасы белән берлектә төрки телле илләр Милли китапханәләре җитәкчеләренең IV Халыкара конференциясен үткәрде. Аның эшендә Татарстан Милли китапханәсе директоры Н.Ә.Камбеев та катнашты.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан китапханәләре» дигән исем белән Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханәләр системалары арасында үткәрелгән Республика конкурсына нәтиҗә ясалды.
2010 елның 29 октябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында япон һәм төрек галимнәре тарафыннан китапханәгә бүләк ителгән, татар-япон багланышларын яктырткан китапларны тәкъдир итү булачак.