«Татар археографиясе». 32 нче китап. Алтынчы анонс

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Беренче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Икенче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Өченче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Дүртенче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Бишенче анонс

«Татар археографиясе» сериясенең киләсе басмасындагы хокук-килешү язмаларының шактые үзара алыш-биреш эшләренә бәйле. Ягъни бер бай кешедән үз авылдашлары һәм күрше-тирәдәге бүтән авылларда яшәүчеләр бурычка акча алып, аны әйберләтә (кап сугып, ашлык яисә он, умарта, бал һ.б. белән) кайтару турында килешкәннәр. Авыл кешеләренең бурычка акча алулары, нигездә, салымнар түләү ихтыяҗыннан булган. Андыйлар документларда «иманама», «имана тугрысына» дип язылган. Бурычны түләү-кайтару вакыты «көзгә, киләсе җәйгә, раштуага һ.б.» рәвештә билгеләнгән. Бурыч алучы тарафыннан «йөкче» (поручитель) дә язылган. Әгәр бурыч, килешенгән әйбер белән кайтарылмаса, аны алган кеше (ул түләмәсә, «йөкче»се) үзененең атын, имана җирен яки башка нәрсәсен сатып түлим дип вәгъдә кылган.

Үзара килешү кәгазенә бурычка алучы, йөкче һәм шулай ук шаһитлар кул куйганнар яисә тамга салганнар.

Түләү вәгъдәсе берничә көн печән чабу, иген урып бирү кебек хезмәт белән дә башкарылган. Андый язмаларның берсе мондый рәвешле: «1833 нче елда хәмәлнең (мартның) 1 нче көнендә ике пот он алдым Габдулла Байки угылы Хәмзә Максуд угылыннан. Бәһасе – ике сум кырык тиен. Кырык тиен акчага өч көн утын кисмәкче булдым. Раслыгына тамгам салдым: Габдулла Байки угылы».

Фотокүчермәдә: Хезмәткә яллану килешүе. Бөгелмә өязенең Әгерҗе авылы. 1825 ел

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International