«Милли китап» нәшриятында «Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең 2015 нче елгы эшчәнлеге турында еллык доклад» басылып чыкты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), һәр елның 19 нчы июлендә билгеләп үтелә торган Фотография көненә багышлап, «Тукта, мизгел» исемле күргәзмә тәкъдим итә.
«Китапханә хәбәрләре» фәнни-гамәли журналының юбилей саны (2016. – №1 (41)) дөнья күрде.
4 июльдә китапханә иртәнге сәгать 9 дан кичке сәгать 6 га кадәр эшли.
5 июль – ял көне
2016 нчы елның 23 нче июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның «Мифтах әл-Коръән» («Коръәнгә ачкыч») хезмәте кулъязмасына нигезләнгән яңа басма тәкъдир ителде.
23.06.2016
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы Зур уку залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) «Милли китап» нәшриятының яңа басмалары» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
2016 нчы елның 23 нче июнендә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри тарафыннан төзелгән, ике томнан торган «Мифтах әл-Коръән» исемле уникаль басма тәкъдир ителәчәк.
15.06.2016
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында «Татар археографиясе» сериясеннән чираттагы басма – «Гыйлем Хакка илтер» дигән китап нәшер ителде.
15.06.2016
1927–1939 еллар аралыгында латин язуында («яңалиф»тә) татарча басылган китаплар – милли мәдәниятебезнең гаҗәеп бай рухи мирасы. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә әлеге басмаларның тулы библиографик тасвирламасы электрон каталогка кертелә, ә мәгълүмати һәм китапханә технологияләре бүлеге хезмәткәрләре аларның тулы электрон күчермәләрен ясап, Интернет челтәренә кую белән шөгыльләнә.
«Җитезрәк, югарырак, көчлерәк» – шул девиз астында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында ( Казан, Кремль ур, 33 нче йорт) 23 июнь - Халыкара Олимпиада көненә багышланган экспозиция оештырылды.