ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Гомумроссия китапханәләр көненә багышлап әзерләнгән күләмле мәдәни чаралары кысасында татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Тукай безнең күңелләрдә» дигән исем астында «түгәрәк өстәл» сөйләшүе үткәрде


26
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры С.Р. Җиһаншина 27 май – Гомумроссия китапханәләр көне уңае белән барлык китапханәчеләргә үзенең котлавын юллый.

2016 нчы елның 14-20 нче май көннәрендә Россиянең 2016 елгы китапханәләр башкаласы Калининградта һәм Калининград өлкәсенең тагын берничә шәһәрендә Бөтенроссия китапханәләр конгрессы – Россия китапханәләр берләшмәсенең еллык XXI нче конференциясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.


25
май, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2016 елның 27 маенда –  Гомумроссия китапханәләр көнендә – Россиядә Кино елы, Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Китапханә паркта» дигән мәдәни-мәгърифәти чарага чакыра.

 


20
май, 2016 ел
җомга

18 нче майда ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә ресурслар белән тәэмин итүче методистлар өчен, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәп китапханәләре район методик берләшмәсе җитәкчеләренә Мәгълүмат көне уздырылды.

2016 нчы елның 10-16 маенда ТР Милли китапханәсе һәм Республика яшүсмерләр китапханәсе  базаларында «Руслан» автоматлаштырылган китапханә системасы»: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» белем бирү программасы буенча белемнәрен күтәрү курсларында уку кысаларында ТР муниципаль китапханәләре белгечләренә семинар дәресләр уздырылды.


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

2016 нчы елның 15 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) вокаль музыка кичәсе булып узды. Н.Г Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеге чыгарылыш студентлары җыр сөючеләр каршында имтихан тоттылар.


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүнең (1941-1945)  71 еллыгын бәйрәм итәбез. Нәкъ 71 ел элек халкыбыз илне фашист илбасарларынан азат итте. Бу җиңү җиңел бирелмәде. Миллионлаган кешеләрнең гомере өзелде. Бик күпләренең исемнәре дә билгесез. Алар мәңгелек! Беркем дә, беркайчан безнең хәтеребездән җуелмас!

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Хәтерлибез. Данлыйбыз. Горурланабыз» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.


29
апрель, 2016 ел
җомга

2016 нчы елның 28 нче апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты конференцияләр залында М.Г. Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге чыгарган басмаларны тәкъдир итү чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International