ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган күргәзмә куелды.

3
март, 2015 ел
сишәмбе
2015 нче елның 27 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында язучы, тәрҗемәче, шагыйрь Равил Бохараевның Санкт-Петербургтагы «Алетея» нәшриятында рус телендә басылып чыккан «История российского мусульманства: беседы о Северном исламе» дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсе үтте.
2015 нче елның 26 нчы февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын кабул итте. Бу очрашуда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән бергә «Заманча Шекспир» дип исемләнгән әдәби-театраль кичә үткәрелде.

25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә очрашуга чакырабыз!


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
19 нчы февраль көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Вахитов районына караган 18 нче мәктәбендә (Казан, Мөштәри ур., 6 нчы йорт) укучылар һәм укытучылар белән очраштылар.
2015 нче елның 19 нчы феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре, Әдәбият елы һәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Казан шәһәренең Вахитов районына караган 18 нче мәктәбендә укучылар белән очраштылар.

16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
10 февраль көнне Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка шәһәр тибындагы бистәсендә шушы районның Үзәк китапханәсенә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бирү тантанасы булды. Әлеге күркәм бәйрәмдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле дә катнашты.

15
февраль, 2015 ел
якшәмбе
2015 нче елның 11 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге, «Сугыш чоры балалары» ветераннар иҗтимагый оешмасы белән берлектә, «Сугыш чоры балалары» дип аталган китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрде.

13
февраль, 2015 ел
җомга
2014 нче ел ахырында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында «Татарстан Язучылар берлегенә – 80 ел» дип аталган белешмә-методик ярдәмлек дөнья күрде.

12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 нче елның 11 нче феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Икътисад һәм хокук институтында укучы икенче курс студентлары өчен «Матбугат дөньясында» дип исемләнгән чара уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International