Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 25 еллыгына
Ватанны саклаучылар көненә һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 25 еллыгына багышлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге 15 нче февральдән 28 нче февральгә кадәр «Солдат сугышны сайламый» («Солдат войны не выбирает») дип аталган тематик күргәзмә тәкъдим итә.
17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Тарихчы һәм педагог Һади Атласига багышлана
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, вакытлы матбугат бүлекләре хезмәткәрләре 2014 нче елның 15 нче февралендә Казан шәһәренең Идел буе районы 40 нчы мәктәбендә узган, күренекле татар тарихчысы һәм педагогы Һади Атласига багышланган «Татарстан халыкларының мәдәни-әхлакый һәм тарихи кыйммәтләре» дип аталган XVI нчы фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.
14
февраль, 2014 ел
җомга
«Китапханәләр эшчәнлегенең норматив-хокукый базасы: мәгълүмат чыганаклары үсештә» семинары
14 нче февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге базасында «Китапханәләр эшчәнлегенең норматив-хокукый базасы: мәгълүмат чыганаклары үсештә» исемле семинар узды.
«Вечерняя Казань» белән очрашу
13 нче февраль көнне Казан шәһәренең Идел буе районы 150 нче гимназиясендә «Вечерняя Казань» газетасы редакциясе белән очрашу булды. Аны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре оештырды.
12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә китап күргәзмәләре
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) укучылар игътибарына актуаль темаларга караган күргәзмәләр тәкъдим итә.
11
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Мәктәп укучылары китапханәдә кунакта
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36) мәктәп укучылары өчен газета-журналларга күзәтүләр әледән-әле үткәрелә. 10 нчы февраль көнне Казан шәһәренең 116 нчы мәктәбендә укучы 7-8 нче сыйныф укучылары Китапханәгә очрашуга килделәр.
7
февраль, 2014 ел
җомга
Социомәдәни өлкә белгечләренә
7 нче февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә КДМСУның «Социомәдәни эшчәнлек» факультетының чыгарылыш курс студентлары өчен мәгълүмат көне уздырылды.
6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Тукай һәм музыка
5 нче февральдә Г. Тукай әдәби музееның «Йолдызлы экскурсия» дип исемләнгән яңа проекты кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестрының җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов белән очраштылар.
5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Ноу-хауларның хокукый статусы
2014 нче елның 3 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан шәһ., К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Ноу-хауларның хокукый статусы» дип исемләнгән күргәзмә эшли.
4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
«Сочи 2014» – синең Олимпиада
Россия тарихында беренче тапкыр үткәрелүче кышкы Олимпия уеннарына багышлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) күргәзмә ачылды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз