ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 нче елның 16 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлеге уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) КМТТУ (КДТУ) ның инженерлык белгечлеге алачак 5 нче курс студентлары өчен гамәли дәрес узды.

18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
16 нчы ноябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) үз хезмәтләреннән файдаланучыларга «Спорт – дөньяда тынычлык терәге» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.

15
ноябрь, 2013 ел
җомга
14 ноябрьдә КДМСУның «Социомәдәни эшчәнлек» факультеты студентлары өчен «Беренче курс студенты көне» үткәрелде. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге студентларны китапханә, аның бүлекләре, белешмә аппарат: традицион һәм электрон каталоглар, белешмә-библиографик фонд һәм электрон ресурслар белән таныштырды.

14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 нче елның 12 нче ноябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Сөембикә» журналының 100 еллыгына багышланган очрашу булды.
2013 нче елның 12 нче ноябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре өчен «Экология һәм хәзерге заман» дигән темага газета-журналлар күзәтү булды.

13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Күренекле татар композиторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән яңа электрон белешмәлек дөнья күрде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының мәгълүмати сервис һәм медиатехнологияләр факультетында белем алучы студентлар, шулай ук укытучылар һәм бүлек хезмәткәрләре катнашында, «Күпмилләтле республикада китапханә-мәгълүмат хезмәте күрсәтү» дигән темага «түгәрәк өстәл» утырышы уздырды.

11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 нче елның 9 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) КМТТУ (КДТУ) студентлары өчен гамәли дәрес узды.

10
ноябрь, 2013 ел
якшәмбе
2013 нче елның 8 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография һәм фәнни-методик бүлекләре тарафыннан Татарстан Республикасының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханә хезмәткәрләре өчен «Муниципаль китапханәләр шартларында үсеп килүче буынның экологик мәдәнияте формалашу» дип аталган семинар үткәрелде.

8
ноябрь, 2013 ел
җомга
2013 нче елның 2 нче ноябреннән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Интеллектуаль милек һәм бизнес» дип аталган күргәзмә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International