ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2013 ел
җомга
2013 нче елның ноябрь аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) китапханәнең бай фондларыннан заманча мөһим юнәлешләргә караган китап күргәзмәләре тәкъдим итә.

7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) югары уку йортлары студентлары өчен Франциягә багышланган чаралар узды.

5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 нче елның 30 нчы октябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Бөтендөнья мөселман яшьләре ассамблеясенең генераль киңәшчесе сәркятибе Фәйсал Сәәд бине Дҗабәр һәм Күвәйт дәүләтенең дин эшләре министры урынбасары Гали әш-Шәддад булдылар.

31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 16-19 нчы октябрь көннәрендә КФУның Филология һәм сәнгать институтында «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» II халыкара фәнни- гамәли форум һәм аның кысаларында уздырыла торган халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды.

25
октябрь, 2013 ел
җомга
Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан 28 нче мәктәп укучылары 2013 нче елның 23 октябре көнне язучы Әхәт Мушинский белән очраштылар.

22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
1 нче ноябрьдән 15 нче ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36) Халыклар бердәмлеге көненә карата «Халыклар күп, ил бер генә» исемле күргәзмә тәкъдим итә.

17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайты (http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/) «Белем җәүһәрләре» IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс – иҗади җәүһәр» номинациясендә җиңгән өчен I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге, Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 150 нче мәктәбе белән берлектә, шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рәсүл Гамзатовның иҗатына багышланган кичә оештырды.

Милли китапханәнең патентлар бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар игътибарына Дәүләт стандартларының (ГОСТларның) тулы текстлы электрон мәгълүматлар базасын тәкъдим итә.

10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 нче йорт) киң җәмәгатьчелек игътибарына, композитор һәм пианист Заһидулла Яруллинның тууына 125 ел тулуга багышлап, аның тормышы һәм иҗат юлы турында күргәзмә тәкъдим итә. Әлеге истәлекле дата 2013 нче елның 12 нче октябрендә билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International