ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 нче елның 14 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе патентлар бүлеге уку залында (Казан, К. Маркс урамы, 36 нчы йорт) Казан милли тикшеренү технология университетының «Энерго-машина төзелеше һәм технологик җиһазлар» факультеты студентларына гамәли дәрес бирелде.

13
сентябрь, 2013 ел
җомга
2013 нче елның 5-11 нче сентябрь көннәрендә башкалабызда IX нчы Казан халыкара мөселман кинофестивале булып узды. Фестиваль кунакларының берсе А. Гордон 11 нче сентябрь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә кунакка килде.

12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 нче елның 11 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлеге (Казан, К. Маркс урамы, 36 нчы йорт) уку залында Казан милли тикшеренү технология университетының 5 нче курс студентларына гамәли дәрес бирелде.

11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 90 ел тулу уңаеннан Татарстан Милли китапханәсендә шушы күренекле датага багышлап, күргәзмә ачылды.
2013 нче елның сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К. Маркс урамы, 36 нчы йорт)
интеллектуаль милекне саклау мәсьәләләренә багышланган «Интеллектуаль милек: нәзарият һәм гамәлият» дигән күргәзмә эшли.

10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 нче елның 26 нчы сентябрендә атаклы америка композиторы Джордж Гершвинның (1897- 1937) тууына 115 ел тула. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә аның иҗатына һәм тәрҗемәи хәленә багышланган күргәзмә ачылды.
2013 нче елның 9 нчы сентябреннән башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә китапханә хезмәтләреннән файдаланучыларга һәм киң җәмәгатьчелек игътибарына күренекле җырчы, режиссёр, педагог - мәгърифәтче, РСФСРның халык артисты (1957), ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1958) – Даутов Нияз Курамша улының (1913-1986) тууына 100 ел тулу уңаеннан куелган күргәзмә тәкъдим ителә.
2013 нче елның 7 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К. Маркс урамы, 36 нчы йорт) Казан милли тикшеренү технология университеты магистрлары өчен тематик күзәтү оештырылды.


5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
4 нче сентябрь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә хаҗия Әминә Әдилнең «Мөхәммәд, Ислам илчесе: аның тормышы һәм пәйгамбәрлеге» китабын бүләк итеп тапшырдылар.
2013 нче елның 4 нче сентябрендә Татарстан Милли китапханәсенең патентлар бүлеге (Казан, К. Маркс урамы, 36 нчы йорт) уку залында «Патент белеме һәм интеллектуаль милекне саклау» исемле курсның беренче кереш дәресләре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International