ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2013 ел
чәршәмбе
2013 нче елның 22 нче маенда күренекле алман композиторы Рихард Вагнерның (1813-1883) тууына 200 ел тула. ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге бирегә килүчеләр игътибарына композиторның тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә тәкъдим итә.

21
май, 2013 ел
сишәмбе
Бөтенроссия китапханәләр көне якынлашу уңаеннан, 2013 нче елның 20 нче мае көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры гаҗәеп матур концерт бирде.
2013 нче елның 17 нче маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстан үзәкләштерелгән китапханәләр системалары директорларының еллык республика киңәшмәсе булды.

9 май – Россия тарихында аерым бер үзенчәлекле көн – Җиңү көне! Бу бәйрәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңүне билгеләп үтү йөзеннән расланган.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), 27 нче майда билгеләп үтелүче Гомумроссия китапханәләр көненә багышлап, «Уку: күренеш, хәрәкәт, эшчәнлек» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.
ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 нче йорт) китапханәдән файдаланучылар игътибарына «Спорт тынычлыкка илтә» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.
Ел саен 18 нче майда Музейлар көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур. 5 нче йорт) әлеге көнгә багышланган күргәзмә тәкъдим итә.

17
май, 2013 ел
җомга
2013 нче елның 28 нче маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) элекке заманнардан ук белем хәзинәсе саналган китапханә белән танышыр өчен Ачык ишекләр көне уздыра.

14
май, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Җирдә яшәү хакына» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

6
май, 2013 ел
дүшәмбе

  Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге тарафыннан «Китап сүзе – көн яктысы» дигән темага күргәзмә оештырылды. Күргәзмә славян язуына 1150 ел тулуга багышлана (863-2013).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International