ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Wi-Fi.зоналары булдырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәктәпләрнең көзге каникуллары көннәрендә балалар өчен экскурсия программалары тәкъдим итә.

31
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында күренекле әдәбият галиме, публицист Җамалетдин Вәлидинең тууына 125 ел тулуга багышлап «Намус, гаделлек, вөҗдан» дип аталган күргәзмә эшли башлады.


27
октябрь, 2012 ел
шимбә
2012 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстан Республикасының үзәкләштерелгән китапханәләр сиситемасы китапханә хезмәткәрләренең «Инвалидларга китапханә хезмәте күрсәтү: яңа чынбарлык» дип аталган семинары узды.

23
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
22 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә «Социомәдәни өлкә мәгълүмат ресурслары – белгечләргә» дип аталган мәгълүмат көне узды.

19
октябрь, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге 18 октябрьдә КДМСУның ике төркем студент-культурологлары өчен «Социомәдәни һәм буш вакытны оештыру эшчәнлеге ресурслары» дигән мәгълүмат көне уздырды.

16
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
2012 нче елның 15 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Карл Маркс ур., 36 нчы йорт) КНИТУ (КХТИ)ның 5 нче курс студентлары өчен чираттагы семинар уздырылды.
2012 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә Казан энергетика университетының культурологлар төркеме өчен «Мәдәни-буш вакытны оештыру эшчәнлеге ресурслары укуны тәмамлаучыларга ярдәмгә» дигән мәгълүмат көне уздырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Кремль ур., 33 нче йорт) Татарстан Республикасының хәзер чыга торган вакытлы матбугатын чагылдырган кызыклы күргәзмә эшли башлады.

10
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
2012 нче елның 1 нче октябреннән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлеге (Карл Маркс ур., 36 нчы йорт) «Интеллектуаль милек һәм ачык инновацияләр» исемле күргәзмә белән танышырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International