Күренекле журналист, республика матбугаты һәм радиосы ветераны, китаплар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Минвәгыйз Зәйнетдинов шушы көннәрдә Милли китапханә фондларына Төркиядә нәшер ителгән берничә басма бүләк итте.
2023 елда Татарстанның халык язучысы, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, танылган әдип Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулды. Фатих Хөсни — үзенең әсәрләрендә кешенең эчке дөньясын, рухи халәтен, хис вә тойгыларын искиткеч зур осталык белән ачып бирү бәхетенә ирешкән әдип.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, танылган рус драматургы Александр Николаевич Островскийның тууына 200 ел тулуга багышлап, «Рус драматургиясенең сүнмәс йолдызы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә (1823-1886).
Атналык афиша
көн саен
18:00 Экскурсия
https://iframeab-pre5660.intickets.ru/event/12648345/
12:00-20:00 Выставки «Время в образах и деталях» и «Эстетика плаката 60-70х»
https://iframeab-pre5660.intickets.ru/event/13328435/
2023 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлегенең «Методистлар онлайн»дип аталган яңа проекты кысаларында чираттагы семинар үтте.
2023 нче елның 3 нче гыйнварында күренекле татар язучысы Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулды.
2023 елның 17 гыйнваренда Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г. Тукай һәм РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстанның, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Аяз Гыйләҗевнең тууына 95 ел тулды.
2023 ел — Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игьлан ителде.Татарстанда яшәүче һәр халыкның тарихи-мәдәни мирасы бик зур һәм бай. Ата-бабаларыбыз тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр — халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Гореф-гадәтләр, йолалар халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора.
2023 елның 11 мартында Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулды.
Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Татарстанның халык шагыйре Равил Габдрахман улы Фәйзуллинның тормыш юлын һәм иҗатын тасвирлый торган биобиблиографик күрсәткечкә материаллар туплау һәм аны бастырып чыгарырга әзерләү эшләре тәмамланып килә.