2020 елның 21 июлендә «Сугыш. Язмыш. Китапханә» дип аталган республикакүләм конкурска йомгак ясалды. Ул 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан оештырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе коллективы Сөембикә Разил кызы Җиһаншинаны Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары вазыйфасына билгеләнүе белән тәбрик итә!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының китапханә эше өлкәсендәге «Әйдәп баручы» һәм «Иҗади эзләнү» премияләрен бирү буенча республика конкурсларына йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, танылган рус язучысы Александр Иванович Купринның (1870–1938) тууына 150 ел тулуга багышлап, «Тормышка – рәхмәт белән» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
«Китапханә хәбәрләре = Библиотечный вестник» фәнни-гамәли журналының чираттагы 49 нчы саны дөнья күрде (2020. – №1). Әлеге сан Татарстан АССР төзелүнең – 100, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оешуның – 155, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
Журнал тарих фәннәре докторы, профессор, академик Индус Таһировның махсус мәкаләсе белән ачылып китә. ТАССРның 100 еллыгына багышланган күләмле язмада республиканың 1917–1936 елларда дәүләтчелеккә ирешү юлындагы беренче адымнары яктыртыла.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, татар әдәбиятының классик язучысы Мәҗит Гафуриның тууына 140 ел тулуга багышлап, «Тормыш һәм ирек җырчысы» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Безнең сайтка керүче хөрмәтле җәмәгать! Татарстан Милли китапханәсе халыкның республикадагы китапханәләр турында фикерен өйрәнү максаты белән сораштыру үткәрә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре язучы Җәвад Тәрҗемановның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Язучы һәм галимнең тормыш баскычлары» дип аталган виртуаль күргәзмә әзерләде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге, ел саен 8 июльдә билгеләп үтелә торган Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, «Гаилә – җылы учак» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап «Татарстан − гасырдан гасырга» дигән виртуаль күргәзмә әзерләде.