«Дәрья» әдәби кунакханәсе Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең иҗатын яраткан күпсанлы тамашачыларны 2016 нчы елның 28 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залына аның белән очрашу кичәсенә җыйды.
«Татар әдипләре» дигән сериядән яңа басма – «Айдар Хәлим» биобиблиографик күрсәткеченең Яр Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе нәшер иткән, әдип иҗатының 2001–2015 еллардагы чорын үз эченә алган икенче чыгарылышы дөнья күрде.
2016 нчы елның 28 нче гыйнварында 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе Разил Вәлиев белән очрашу уздыра.
2016 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) Милли китапханәнең 150 еллык юбилее уңае белән нәшер ителгән басмаларны тәкъдир итү кичәсе булачак.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында Рәйнә Ситдыйкованың «Өлешемә тигән көмешем» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрде.
2016 нчы елның 2 нче гыйнварында, озак авырудан соң, танылган режиссёр, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең шәрәфле укучысы Равил ага Тумашев вафат булды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында китапханәнең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән яңа басмалар дөнья күрде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре 2015 елның июль һәм октябрь айларында Мамадыш һәм Арча районнары авылларына археографик экспедицияләргә чыктылар.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында Кәрим Тинчуринның сәхнә өчен иҗат иткән «Чит илләрдә» (1925) пьесасы «Татар археографиясе» сериясеннән чираттагы басма буларак нәшер ителде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы Зур уку залында «ӘНВӘР ХӘЙРИ УКУЛАРЫ: Милли-мәдәни мирасны барлау, өйрәнү һәм пропагандалау юлында» исемле фәнни-практик конференция узды.