ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2013 ел
сишәмбе
2013 нче елның 1 нче апреленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Казан, Кремль ур., 36 нчы йорт) фондлардан файдаланучылар игътибарына күргәзмәләр һәм тематик китап җыелмалары тәкъдим итә.

31
март, 2013 ел
якшәмбе

ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәгә килүчеләр игътибарына бөек рус композиторы, пианист һәм дирижер С.В.Рахманиновның (1873-1943) тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим итә.
2013 нче елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы алдыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге җәмәгатьчелек игътибарына «Спорт музыкада» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.

26
март, 2013 ел
сишәмбе
2013 нче елның 24 нче мартында ТР Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Кул эшләре остаханәсе» клубының чираттагы утырышы узды.
2013 нче елның 19 нчы мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) француз телен яратучылар клубының чираттагы утырышы узды.
2013 нче елның 18 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) француз җырчысы, композитор, музыкант Джо Дассенның (1938-1980) тууына 75 ел тулуга багышланган тематик кичә узды.

25
март, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт), һәр ел саен 25 нче мартта билгеләп үтелә торган Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан, шул исемдәге күргәзмә оештырылды.

20
март, 2013 ел
чәршәмбе
2013 нче елның февраль азагында ТР Милли китапханәсенең китап туплау бүлегенә «Атлас Bulgarica. Время и пространство Болгарской цивилизации» басмасы һәм «История татар с древнейших времён» китабының 6 һәм 7 нче томнары килде.

14
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
6 нчы март көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында мәшһүр әдип Фәнис Яруллинның (1938-2011) тууына 75 ел тулуга багышланган әдәби кичә булды.

13
март, 2013 ел
чәршәмбе
2013 нче елның 12 нче мартыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) француз телен яратучылар клубы үз эшчәнлеген яңадан башлап җибәрде. Очрашулар сишәмбе көнне сәгать 18сәгать 30 минутта башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International