ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2013 ел
шимбә
2013 нче елның 13-15 нче февраль көннәрендә Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районынында мәдәният хезмәткәрләре семинары булып узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Республика балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты.

12
февраль, 2013 ел
сишәмбе
11 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә Казан мәдәният университетының 3 нче курс студентларына китапханәнең китап фондларына ачык онлайн керү мөмкинлеге тәкъдим ителде.
ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 нче йорт) җәмәгатьчелек игътибарына 2013 нче елның 9 нчы февраленнән бөек рус җырчысы Ф.И.Шаляпинның (1873-1938) тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим итә.

7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Ислам университеты студентлары өчен 7 нче февральдә ачык ишекләр көне үткәрелде.
2013 нче елның 4 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Контрафакциягә каршы көрәш» исемле күргәзмә эшли.
2013 нче елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) КНИТУ (КАИ) студентлары өчен Халыкара Патентлар Классификациясе индексларын билгеләү методикасы буенча семинар узды.

6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
2013 нче елның 5 нче феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясе» исемле музыкаль тупланманы тәкъдим итү һәм Татарстан дәүләт симфоник оркестрының баш режиссёры һәм сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский белән иҗади очрашу булды.
2013 елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханә хезмәткәрләренең «Муниципаль китапханәләрнең мәгълүмати-китапханә эшчәнлегендә сыйфат менеджменты» семинары кысаларында «Китапханәләрнең яңа мәгълүмати технологияләр белән эш тәҗрибәсеннән» дип аталган слайд-презентация уздырылды.
2013нче елның 1 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) матур әдәбият һәм мәдәният – мәгърифәт басмасы «Казанский альманах»ның 9 нчы санын тәкъдир итү кичәсе булды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), Ватанны саклаучылар көненә багышлап «Какшамас һәм тиңе булмаган» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International