2020 нче елның 23 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге Казан дәүләт мәдәният институтының социаль-мәдәни технологияләр һәм интеллектуаль системалар факультеты студентлары өчен мәгълүмат көне үткәрде.
Шагыйрә, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Заһидә Хөсәен кызы Бурнашеваның тууына 125 ел тулды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге, рус язучысы, шагыйрь һәм тәрҗемәче, әдәбият буенча Нобель премиясенең беренче рус лауреаты Иван Алексеевич Бунинның тууына 150 ел тулуга багышлап, «Гадәти булмаган язучы иде..» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Дуслар, әйдәгез, рус язучысы Иван Бунинның 150 еллыгын әдәби фотобәйге белән билгеләп үтик!
Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла тарафыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә күренекле татар драматургы һәм театр эшлеклесе Кәрим Тинчуринның җәмәгате, актриса һәм педагог Заһидә ханым Тинчурина (1897–1988) архивының сакланып калган өлеше тапшырылды.
«Халык иҗаты елы» дип исемләнгән тематик досье Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында «Мәдәният» милли программасын (проектын) тормышка ашыру кысаларында әзерләнде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2020 елның 19 ноябрендә билгеләп үтелә торган истәлекле дата – бөек диңгезче-сәяхәтченең тууына 250 ел тулу – уңаеннан «И.Ф.Крузенштерн – диңгезләрне гизүче» дип исемләнгән электрон (виртуаль) күргәзмә тәкъдим итә.
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов Татарстан АССРның оешуына 100 ел тулуга багышланган «Тугызынчы Кремль укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында 2006 елдан башлап булдырылган «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» электрон белешмәлекләр коллекциясе тулыландырылды.
2020 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңартылган бинасында (Казан, Пушкин ур., 86 йорт) вакытлы матбугат һәм мәгълүмат-библиография бүлекләре тарафыннан Казан шәһәрендәге Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе аспирантлары өчен «Зиһен тупламы» циклыннан мәгълүмат көне уздырылды.