Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге яңа кайткан китапларның виртуаль күргәзмәсен тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге «Сындырылган язмышлар» исемле виртуаль күргәзмә тәкъдим итә. Күргәзмә репрессия корбаннары булган татар әдипләренең якты истәлегенә багышлана.
2020 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Владимир шәһәрендә оештырылган, туган якны өйрәнүгә багышланган XXV нче Халыкара конференция эшендә катнашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтердә саклар өчен...» («Чтобы помнили...») дигән китап белән тулыланды. Әлеге китап – «Өмет» балалар әдәбиятын яклау һәм үстерү фондының уникаль халыкара проекты. Ул Россия, Беларусь, Украина, Азәрбәйҗан, Латвия, Германия, Израиль һәм Испаниянең балалар һәм өлкәннәр өчен иҗат итүче фронтовик-язучыларын, яңа буын язучыларын берләштергән. Җыентыкның 42 авторы һәм тәрҗемәчеләре арасында татар әдәбияты вәкилләре дә лаеклы урын алган.
2020 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында яңартылган Чернышевка авыл китапханәсе үз ишекләрен ачты. Китапханәне модернизацияләү «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында башкарылды.
1 октябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара өлкәннәр көне – ата-аналарыбызга, әби-бабайларыбызга игътибар һәм кайгыртучанлык белән сугарылган изге бәйрәм.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге, Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, «Өлкән затлар ихлас елмайса» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең файдаланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге «Өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеге, яшәү рәвеше һәм озын гомерлелеге» дип аталган виртуаль күргәзмә белән танышырга тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында «Цифрлашу чорында китапханәләр» дигән басма дөнья күрде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә 2021 елга «Татарстан Республикасының истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре» әзерләнде.