ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2020 ел
җомга

Сабан туе бәйрәме хәзер планетабызның татарлар яшәгән һәр төбәгендә диярлек үткәрелә. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре виртуаль күргәзмә әзерләде.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

«Синең белән горурланам, Татарстаным!»...  Шундый исем астында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.


12
июнь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә Кул эшләрен яратучылар клубы эшләп килә. Ул барлык теләүчеләрне канзаши техникасы белән бизәнү әйберләре ясау буенча онлайн остаханәгә (мастер-класска) чакыра. Эшләнмә Россия флагы төсләрендә башкарыла һәм Россия көненә багышлана.

Канзаши – кытай һәм япон причёскаларында кулланыла торган, ефәк материалдан ясалган чәч бизәгече. Бу сәнгать үз тамырлары белән XVII гасырга ук барып тоташа. «Канзаши» сүзенең тәрҗемәсе – чәч кыстыргыч (шпилька).

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге, Россия көненә багышлап, «Россия – куәтле ил» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

12 июньдә Россия Федерациясендә илебезнең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе − Россия көне билгеләп үтелә.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге Татарстан сәнгатенә багышланган виртуаль күргәзмәләр циклын ача.


5
июнь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан, игътибарыгызга виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

3
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

1июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) һәм аның территориаль органнары ел саен «Интернет» челтәрләрендә балаларның үзләрен куркынычсыз тотулары һәм балигъ булмаганнарның шәхси мәгълүматларын яклауга багышланган чаралар үткәрә.


29
май, 2020 ел
җомга

2020 елның 29 маенда татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның (1925-2000) тууына 95 ел тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International