Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2018–2027 еллар «Балачак унъеллыгы» дип игълан ителде. Шул уңайдан һәм Балаларны халыкара яклау көненә карата Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре «Балачак – бәхет иле» исемле виртуаль күргәзмә әзерләде.
Язучы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны, Бухенвальд-Дор фашист концлагерьларындагы фашизмга Каршылык хәрәкәте каһарманы, күпләргә билгеле «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» әсәрләре авторы Нәби Дәүлинең тууына 2020 елның 1 июнендә 110 ел тула.
Сезне һөнәри бәйрәм – Гомумроссия Китапханәләр көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Гомумроссия Китапханәләр көненә багышланган «Бергә укыйбыз» исемле виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үзенең укучыларына Россия Банкы тарафыннан Җиңүнең 75 еллык юбилеена әзерләнгән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
24 майда киң җәмәгатьчелек Славян язуы һәм мәдәнияте көнен, ә 6 июньдә − Рус теле көнен билгеләп үтә. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге әлеге мөһим даталарга багышлап «Тел – цивилизация һәм мәдәният юлы: МББ фондындагы аңлатмалы сүзлекләр» дигән берләштерелгән виртуаль күргәзмә әзерләде.
2020 елның 15 маенда язучы-прозаик, хикәяче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәгъсүм Хәмит улы Хуҗинның тууына 90 ел тулды.
10 майда күренекле музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗановка 90 яшь тулды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 ел Россия Президенты В.В.Путин указы белән «Хәтер һәм дан елы» дип игълан ителде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге тарихи хәтерне саклау эшенә үз өлешен кертүне дәвам итә һәм Н.И.Фешин исемендәге сәнгать училищесы белән берлектә «Россиянең хәрби дан көннәре» циклыннан «Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә периодик басмаларның роле» программасы буенча «Хәтерләүдән курыкма! Батырларны онытма!» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә әзерләде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондлары китап, кулъязма, журнал һәм газеталардан гына тормый, анда шулай ук XIX гасыр ахыры – ХХ гасырның беренче яртысына караган уникаль фоторәсемнәр дә саклана.