ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

2017 нче елның 15 нче феврале көнне Татарстанның Мәгарифне үстерү институтында республикабызның татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре өчен журналистлар белән очрашу булды. Бу чараны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре оештырды.


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 24 февралендә кичке сәгать 6.00 да Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның «Избранное» («Сайланмалар») дип аталган китабын тәкъдир итүгә багышланган иҗат кичәсе була.


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

2017 нче елның 10 нчы февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Кремль ур., 33 йорт) Социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институты тыңлаучылары өчен «Һәркем үтеп керә алырлык тирәлек» программасы: мәдәният учреждениеләрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү үзенчәлекләре» дип аталган Мәгълүмат көне узды.


11
февраль, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Россиядә Экология елына багышланган «Экологик белем сәгатьләре» циклыннан 2017 нче елның 9 нчы февралендә Казан шәһәре Идел буе районының 88 нче урта гомуми белем мәктәбендә чираттагы очрашу оештырды.


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 нче елның 8 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Дәрья» әдәби кунакханәсе кысаларында язучы Галимҗан Гыйльмановның 60 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә узды. Кичәдә Галимҗан Гыйльмановның үзе һәм иҗаты белән якыннан таныш булган дуслары, әдәбият сөючеләр, сәнгать әһелләре катнашты.


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

2017 нче елның 3 нче феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Вахитов районында урнашкан 27 нче татар гимназиясенең 6 «А» сыйныфында укучылар өчен әдәбият дәресе үткәрде.


3
февраль, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең  Күргәзмәләр залы (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт), ел саен 21 нче февральдә билгеләп үтелүче Халыкара туган тел көненә багышлап, «Татарстан халыкларының туган телләре» дигән күргәзмә оештырды.


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 нче елның 8 нче февралендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе язучы Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган очрашу кичәсе үткәрә.


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

2017 нче елның 30 нчы гыйнварында «Театр кунакханәсе» үз тамашачыларын Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залына (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Мәскәү татар халык театры «Диләфрүз»  исемле китапны тәкъдир итү һәм әлеге театр артистлары белән очрашу кичәсенә җыйды.


24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе шәһәребезнең төрле Мәдәният оешмалары  белән хезмәттәшлек итә. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә башлап җибәргән «Театр кунакханәсе» проекты дүртенче ел уңышлы гына эшләп килә. Башкалабызда урнашкан  башка театрлардан да күп артистлар әлеге проектта катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International