Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан, «Без белгән һәм белмәгән Шәймиев» исемле китап күргәзмәсе эшли.
Татарстан Республикасы Милли китапханәcенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге 2017 нче елны Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә белән ачып җибәрде. Әлеге күргәзмә белән танышырга «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалының «Манзара» тапшыруы да килде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), халык шагыйре Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышлап, «Яшьтәше мин барча кешеләрнең» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.
2017 нче елның 11 нче гыйнварында Татарстан Язучылар берлегенең Зур залында татар язучылары һәм китапханәчеләрнең иҗади очрашуы узды. Очрашуда Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре, Мәдәният һәм сәнгать тармагы белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты тыңлаучылары катнашты. Соңгылары «Муниципаль китапханә шартларында матур әдәбият – китап укуны алга этәрү объекты» дигән уку программасын үзләштерүчеләр иде.
2016 нчы елның 19-21 нче декабрь көннәрендә Башкортстан Республикасы башкаласы Уфа шәһәрендә «Заманча татар филологиясенең мөһим мәсьәләләре» дип аталган III нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференцияне оештыруда һәм үткәрүдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә катнашты.
2016 нчы елның 8 нче декабрендә Габдулла Тукайның Әдәби музее Татарстан Республикасы Милли музееның конференцияләр залында тарих фәннәре кандидаты Доларис Галләмованың «Керим Решидов (Джаманаклы): имя в Отечественной истории. Крым–Казань–Елабуга» китабын тәкъдим итү кичәсен уздырды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), һәр елның 9 нчы декабрендә билгеләп үтелә торган Ватаныбыз геройлары көненә багышлап, «Илебез батырлары белән горурланабыз» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.
2016 елның 3 нче декабрендә Алексеевск районының Биләр җирлегендәге «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә «Әнвәр Хәйри укулары» узды. Анда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле дә катнашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре 28-29 нчы ноябрь көннәрендә Мәскәүдә Россия дәүләт сәнгать китапханәсендә узган «Театр китабының үткәне һәм бүгенгесе» исемле XII нче Халыкара фәнни укуларда катнашты.
Россия Федерациясе субъектлары арасында үткәрелә торган 2 нче Бөтенроссия «Иң күп укучы регион» конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы әлеге конкурста алдынгы урыннарга чыгучыларның беренче бишлегенә керде.