2016 нчы елның 16 нчы сентябрендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналының 15 еллык юбилее уңаеннан әдәби кичә үтәчәк.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), һәр елның 30 нчы сентябрендә билгеләп үтелә торган Халыкара тәрҗемәчеләр көненә багышлап, «Фикер төзеклеге. Мәгънә ачыклыгы» исемле күргәзмә тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре 2016 елның июль һәм август айларында Мамадыш һәм Арча районнары авылларына чираттагы археографик экспедицияләргә чыктылар.
2016 нчы елның 1 нче августыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Укыдым һәм уңышка ирештем!» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.
Шушы елның 14-15 июль көннәрендә Казанда һәм Саба районында узган V Кәримуллин укулары республикабызның массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылды.
Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре республикабызның Мамадыш районына фәнни-археографик экспедициягә киттеләр.
2016 нчы елның 14–15 нче июле көннәрендә Татарстан Милли китапханәсендә һәм республикабызның Саба районында «V Кәримуллин укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
2016 нчы елның июль аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәре Актаныш район үзәк китапханәсендә кунакта булып кайтты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең К.Маркс урамындагы 36 нчы йортта урнашкан бинасында төзекләндерү-төзелеш эшләре бару сәбәпле, чит телләрдәге әдәбият, вакытлы матбугат, кулъязмалар һәм сирәк китаплар, патентлар бүлекләрендә укучыларга хезмәт күрсәтү чикләнә!
2016 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Биектау муниципаль районының «Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»ндагы Айбаш һәм Ямаширмә авыл китапханәләре үткәргән мәдәни чараларда катнашты.