Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «V нче Кәримуллин укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлады һәм дәвам итә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, мәшһүр галим, академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышлап, шушы елның 14-15 июль көннәрендә Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының Саба районында «V Кәримуллин укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрә.
«Милли китап» нәшриятында «Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең 2015 нче елгы эшчәнлеге турында еллык доклад» басылып чыкты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), һәр елның 19 нчы июлендә билгеләп үтелә торган Фотография көненә багышлап, «Тукта, мизгел» исемле күргәзмә тәкъдим итә.
«Китапханә хәбәрләре» фәнни-гамәли журналының юбилей саны (2016. – №1 (41)) дөнья күрде.
4 июльдә китапханә иртәнге сәгать 9 дан кичке сәгать 6 га кадәр эшли.
5 июль – ял көне
2016 нчы елның 23 нче июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның «Мифтах әл-Коръән» («Коръәнгә ачкыч») хезмәте кулъязмасына нигезләнгән яңа басма тәкъдир ителде.
23.06.2016
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы Зур уку залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) «Милли китап» нәшриятының яңа басмалары» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
2016 нчы елның 23 нче июнендә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри тарафыннан төзелгән, ике томнан торган «Мифтах әл-Коръән» исемле уникаль басма тәкъдир ителәчәк.
15.06.2016
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында «Татар археографиясе» сериясеннән чираттагы басма – «Гыйлем Хакка илтер» дигән китап нәшер ителде.