15.06.2016
1927–1939 еллар аралыгында латин язуында («яңалиф»тә) татарча басылган китаплар – милли мәдәниятебезнең гаҗәеп бай рухи мирасы. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә әлеге басмаларның тулы библиографик тасвирламасы электрон каталогка кертелә, ә мәгълүмати һәм китапханә технологияләре бүлеге хезмәткәрләре аларның тулы электрон күчермәләрен ясап, Интернет челтәренә кую белән шөгыльләнә.
«Җитезрәк, югарырак, көчлерәк» – шул девиз астында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында ( Казан, Кремль ур, 33 нче йорт) 23 июнь - Халыкара Олимпиада көненә багышланган экспозиция оештырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Гомумроссия китапханәләр көненә багышлап әзерләнгән күләмле мәдәни чаралары кысасында татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Тукай безнең күңелләрдә» дигән исем астында «түгәрәк өстәл» сөйләшүе үткәрде
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры С.Р. Җиһаншина 27 май – Гомумроссия китапханәләр көне уңае белән барлык китапханәчеләргә үзенең котлавын юллый.
2016 нчы елның 14-20 нче май көннәрендә Россиянең 2016 елгы китапханәләр башкаласы Калининградта һәм Калининград өлкәсенең тагын берничә шәһәрендә Бөтенроссия китапханәләр конгрессы – Россия китапханәләр берләшмәсенең еллык XXI нче конференциясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2016 елның 27 маенда – Гомумроссия китапханәләр көнендә – Россиядә Кино елы, Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Китапханә паркта» дигән мәдәни-мәгърифәти чарага чакыра.
18 нче майда ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә ресурслар белән тәэмин итүче методистлар өчен, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәп китапханәләре район методик берләшмәсе җитәкчеләренә Мәгълүмат көне уздырылды.
2016 нчы елның 10-16 маенда ТР Милли китапханәсе һәм Республика яшүсмерләр китапханәсе базаларында «Руслан» автоматлаштырылган китапханә системасы»: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» белем бирү программасы буенча белемнәрен күтәрү курсларында уку кысаларында ТР муниципаль китапханәләре белгечләренә семинар дәресләр уздырылды.
2016 нчы елның 15 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) вокаль музыка кичәсе булып узды. Н.Г Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеге чыгарылыш студентлары җыр сөючеләр каршында имтихан тоттылар.
2016 нчы елның 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүнең (1941-1945) 71 еллыгын бәйрәм итәбез. Нәкъ 71 ел элек халкыбыз илне фашист илбасарларынан азат итте. Бу җиңү җиңел бирелмәде. Миллионлаган кешеләрнең гомере өзелде. Бик күпләренең исемнәре дә билгесез. Алар мәңгелек! Беркем дә, беркайчан безнең хәтеребездән җуелмас!