ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайты (http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/) «Белем җәүһәрләре» IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс – иҗади җәүһәр» номинациясендә җиңгән өчен I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге, Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 150 нче мәктәбе белән берлектә, шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рәсүл Гамзатовның иҗатына багышланган кичә оештырды.

Милли китапханәнең патентлар бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар игътибарына Дәүләт стандартларының (ГОСТларның) тулы текстлы электрон мәгълүматлар базасын тәкъдим итә.

10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 нче йорт) киң җәмәгатьчелек игътибарына, композитор һәм пианист Заһидулла Яруллинның тууына 125 ел тулуга багышлап, аның тормышы һәм иҗат юлы турында күргәзмә тәкъдим итә. Әлеге истәлекле дата 2013 нче елның 12 нче октябрендә билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең һөнәри берлек комитеты әгъзалары, китапханә идарәсе белән берлектә, ветераннарны – китапханәнең элеккеге хезмәткәрләрен – Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик иттеләр.
2013 нче елның 7 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге хезмәткәрләре «Заманча музыка мәдәнияте контекстында Нәҗип Җиһановның иҗади мирасы» темасына Казан консерваториясе, Татарстан Республикасы Милли музее һәм композитор Нәҗип Җиһанов музее бергәләшеп уздырган «Җиһанов укулары – 2013» II нче фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Һәр ел саен октябрь аеның беренче дүшәмбесе Бөтендөнья архитектура көне буларак бәйрәм ителә. Архитекторларның һәм архитектур һәйкәлләрне саклаучыларның һөнәри бәйрәменә багышлап, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге күргәзмә тәкъдим итә.

4
октябрь, 2013 ел
җомга
2013 нче елның 1 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Сәнәгый милек федераль институты (ФИПС) мәгълүмати ресурслары» темасына тематик күзәтү уздырылды.

2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән Төмән өлкәсенең Түбән Варта шәһәрендәге 5 нче санлы китапханә арасында көйләнгән видеокүпер аша татар әдәбиятын яратучылар Халык язучысы Рабит Батулла белән очрашты.
2013 елның 30 сентябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең җыелышлар залында күренекле галим, шәркыять һәм исламият белгече Равил Үтәбай-Кәримине искә алу мәҗлесе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International