ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
1 нче октябрьдә Татарстан Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә КДМСУның чыгарылыш курсы студентлары өчен «Яшьләр белән социомәдәни эшчәнлек: проблемалар һәм чишелешләр» дип аталган мәгълүмат көне үткәрелде.

1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
1 нче октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шушы көнгә багышлап, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) китап күргәзмәләре оештырылды.
1973 нче елдан башлап бөтен дөньяда 1 нче октябрьдә Халыкара музыка көне билгеләп үтелә. Дөньякүләм әһәмиятле әлеге датага багышлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге күргәзмә оештырды.
2013 нче елның 28 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) техник университет студентлары өчен Сәнәгый Милек Федераль Институты электрон ресурсларыннан патент документлары эзләп табу буенча гамәли дәрес узды.

26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 нче елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар игътибарына «Сәнгатьтә Библия сюжетлары» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт), 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан, китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар игътибарына «Бер-беребезгә юл куеп яшик» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.
2013 нче елның 26 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс урамы, 36 нчы йорт) Казан милли тикшеренү технология университеты студентларына чираттагы гамәли дәрес бирелде.

24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 нче елның 23 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә «Социаль-мәдәни үзәк буларак Татарстан Республикасының Милли китапханәсе» дигән семинар кысаларында лекция узды.

23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 нче елның 21 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс урамы, 36 нчы йорт) «Патент-мәгълүмати басмалар һәм Роспатентның мәгълүматлар тупланмалары – сайлау мөмкинлекләрен киңәйтү» дигән темага гамәли дәрес үткәрелде.

20
сентябрь, 2013 ел
җомга
19 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат- библиография бүлегендә Өстәмә һөнәри белем бирү институтында «Мәгълүмат-китапханә эшчәнлеге менеджменты» темасы буенча белемнәрен күтәрүче Татарстан Республикасының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы бүлекләре һәм филиаллары мөдирләре өчен «Россия китапханәләре эшендә яңа мәгълүмати технологияләрдән файдалану» дип аталган семинар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International