ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 нче елның 4 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Контрафакциягә каршы көрәш» исемле күргәзмә эшли.
2013 нче елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) КНИТУ (КАИ) студентлары өчен Халыкара Патентлар Классификациясе индексларын билгеләү методикасы буенча семинар узды.

6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
2013 нче елның 5 нче феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясе» исемле музыкаль тупланманы тәкъдим итү һәм Татарстан дәүләт симфоник оркестрының баш режиссёры һәм сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский белән иҗади очрашу булды.
2013 елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханә хезмәткәрләренең «Муниципаль китапханәләрнең мәгълүмати-китапханә эшчәнлегендә сыйфат менеджменты» семинары кысаларында «Китапханәләрнең яңа мәгълүмати технологияләр белән эш тәҗрибәсеннән» дип аталган слайд-презентация уздырылды.
2013нче елның 1 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) матур әдәбият һәм мәдәният – мәгърифәт басмасы «Казанский альманах»ның 9 нчы санын тәкъдир итү кичәсе булды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), Ватанны саклаучылар көненә багышлап «Какшамас һәм тиңе булмаган» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә 2013 нче елның 28 нче гыйнварында куелган күргәзмә шулай дип атала.

25
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге Казан шәһәренең Идел буе районындагы 78 нче номерлы мәктәптә күчмә күргәзмә оештырды.


22
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге Владимир Высоцкийның тууына 75 ел тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим итә.

18
гыйнвар, 2013 ел
җомга
«Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән «Фатыйма Ильская» дип аталган яңа электрон белешмәлек дөнья күрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International