ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2012 ел
сишәмбе
Халкыбызның милли бәйрәменә багышланган - “Сабантуй” дип аталган яңа электрон белешмәлек дөнья күрде.

3
апрель, 2012 ел
сишәмбе
2012 нче елның 2-3 нче апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ) студентлары өчен мәгълүмат көннәре узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә, А.И.Герценның тууына 200 ел тулуга багышлап, «Бөек фикер иясе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

28
март, 2012 ел
чәршәмбе
2012 нче елның 27 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ) студентлары белән семинарлар циклы дәвам итте.

27
март, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен бирелә торган «Лидер» һәм «Иҗади эзләнү» премияләренең быелгы ияләрен билгеләү буенча конкурска йомгак ясалды.

Ел саен 27 нче мартта бөтен дөньяда Театр көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге әлеге датага багышланган күргәзмә тәкъдим итә.
2012 нче елның 24 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге хезмәткәрләре композитор, РФнең Дәүләт премиясе Лауреаты, ТР Милли китапханәсенең шәрәфле укучысы Леонид Любовскийга 75 яшь тулуга багышлап оештырылган чаралар кысасында хәйрия акциясе уздырдылар.
2012 нче елның 23 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 нче йорт) Музыкаль кунакханәнең чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре 2012 нче елның 22-24 нче март көннәрендә Казанда «Дружба народов» журналы тарафыннан БДБ илләре гуманитар хезмәттәшлеге Дәүләтара фонды теләктәшлеге белән үткәрелгән үзенчәлекле иҗтимагый акциядә катнаштылар.

23
март, 2012 ел
җомга
2012 нче елның 21-22 нче март көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге хезмәткәрләре ТИСБИ Идарә итү университетының I нче курс студентлары өчен Ачык ишекләр һәм китапханә буенча экскурсия көннәре уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International