Бүген безнең китапханәдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә әзерләнгән «Китаплар җыелмасы – үзе бер университет» күргәзмәсе ачылды.
Бу китап 2019 елда Мәскәүнең «БОМБОРА» нәшриятында чыккан. Сентябрь аенда укучылар аны көн саен диярлек сораган.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарихы сәхифәләре: Казан шәһәре җәмәгать китапханәсеннән – Татарстан АССРның В.И.Ленин исемендәге Республика китапханәсенә кадәр. 1916–1965 еллар. Ике китапта» басмасы Россия китапханәләр ассоциациясенең тугызынчы тапкыр үткәрелүче «Елның иң яхшы һөнәри китабы – 2021» конкурсында икенче урынга лаек булды.
29 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлеше буенча белем алучы студентлары белән махсус дәрес үткәрде.
Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре танылган тюрколог Әдһәм Тенишевның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган «Ә.Р.Тенишев һәм төрки дөнья» дигән Халыкара фәнни симпозиумда катнашты.
Балалар залындагы күргәзмә киштәсендә тарихның ничек язылганы — гаиләләр ничек формалаша, дәүләт ничек эшли, төрле илләрдә һәм шәһәрләрдә кешеләр ничек яши — шулар турындагы китаплар урнашкан. Алар балагызның күзаллавын киңәйтергә, бар дөньядә кешеләрнең ничек яшәве турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк.
Ел саен 30 октябрь көнне сәяси репрессия корбаннары искә алына. Икенче каттагы классик уку залында бу темага багышланган китаплар белән таныша аласыз. Күргәзмә биредә октябрь буе торачак.
2021 елның 1 октябреннән без яңа эш вакытына күчәбез: иртәнге 9:00дән 21:00гә кадәр эшли башлыйбыз. Һәр айның соңгы дүшәмбесе — китапханәдә җыештыру көне (китап заллары бу көнне эшләми).
Бу җомга, 17 сентябрь 17:00 сәгатьтә балаларны һәм әти-әниләрне өстәл уеннары уйнарга чакырабыз!
Бу атнада узачак иң кызыклы чаралар афишасы.