Нигъмәтулла Солтанбәковның берничә җыентыгы гомуми исем астында берләштерелгән аерым цикллар рәвешендә дияргә мөмкин. Мәсәлән, 23 шигъри тексттан торган, 1909 елгы җыентыгы «Иказел-әүляд» («Балаларга кисәтү») дип исемләнгән. Мөхәммәт пәйгамбәр мәүледенә багышланганын «Мәүлид» дигән гомуми исем берләштерә.
Шулай ук «Кадер кичәсе» турындагы җыентыгы да бар. Кызганыч ки, анысы иң начар сакланганы – ул тузган-таушалган һәм күп битләре җуелган.
Нигъмәтулла хәзрәт җыентыкларында төрле шигъри үлчәмнәр кулланган. 7–8 иҗекле үлчәмдәге тезмәләр белән бергә, ул бишәр иҗекле кыска үлчәмдә дә күп язган. Борынгы әдәбияттагы татар авторларында бишәр иҗекле шигъри үлчәм булса да, бик сирәк кулланылгандыр. Һәрхәлдә, андый үлчәм белән ХVIII гасырда язылган ике мәрсия тексты гына билгеле. Татар халык авыз иҗатында исә бишәр иҗекле шигъри үлчәм «Сак-Сок бәете»нең электән килгән вариантына хас.
Татар әдипләре тарафыннан андый үлчәмле шигырь үрнәкләре ХХ гасыр башында Г.Тукай, Дәрдмәнд һ.б. авторларның әсәрләрендә очрый. Мәсәлән, Тукайның «Балкан көйләре», «Елның дүрт фасылы», «Җир йокысы», Дәрдмәнднең «Кыш көннәре» шигырьләрендә.
Шигъри сәләте көчле булган Н.Солтанбәков әсәрләрендә строфаларның (шигъри дүртьюллыкларның) ахырларында, гадәттә, рефреннар – кабатланып килгән гыйбарәләр кулланылган.
Шулай ук строфа ахырлары бер төрле үк хәрефкә тәмамланган рифмадаш сүзләрдән торганын да күрәбез. Шигъри үлчәмнәренең төрлелеге һәм рефреннар җәһәтеннән караганда, Нигъмәтулла Солтанбәковның иҗатында борынгы дәверләрдән үк төрки шигърияттә кулланылган алымнар дәвам иткән. Ягъни, Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани, Өмми Камал, Мөхәммәт Чәләби һәм башка бихисап авторларның иҗатларына, шулай ук Нигъмәтулла хәзрәт яшәгән ХIХ гасыр татар әдипләреннән Һибәтулла Каргалый, Гали Чокрый кебек суфыйчылык тарафдарлары булган сүз осталарның әсәрләренә аваздашлык ачык күренә. Нигъмәтулла мулла әсәрләренең теле дә шул чорлардагыча, ягъни катлаулырак.
Борынгыдан килгән традиция үрнәгендә Нигъмәтулла Солтанбәков шигъри текстларының күбесендә үз исемен белдереп язып куйган дип әйткән идек. Еш кына ул, үзенең хәленә күрә, исемен «Зәгыйфь» дип кенә атаган.
Фотода: «Мәүлид» җыентыгындагы мәчет рәсеме