Нигъмәтулла Солтанбәковның сакланган кулъязмаларының берничәсе 1909 ел белән даталанган. Ләкин бу ел – һәр очракта да әсәрнең иҗат ителгән вакытын белдерми, чөнки ул элегрәк – ХIХ гасыр ахырында иҗат иткән әсәрләрен яңадан күчергән. Моның шулай икәнлеге шигъри юллар арасында язган күпсанлы искәрмәләреннән аңлашыла.
Аерым строфалар эчендә автор эчке рифмалар да кулланган. Мәсәлән, «чәшемнән агызып җәшем» (күземнән агызып яшем) һәм «Шәехзадә мәрсиясе»ндәге:
Булып фиракъ – мөсафир,
Китеп ерак – мөһаҗир...
Шулай ук «Иказел-вилдан»дагы:
Вафа кыйлмас, җәфа кыйлыр,
Сафа кыйлмас, хафа кыйлыр.
Бәка кыйлмас, һәба кыйлыр...
Һәм шулай ук:
Кыйлып ихсан, сәне инсан,
Вирде ислам, дәхи иман...
– кебек шагыйранә юллары шактый тәэсирле.
«Иказел-әүляд» исемле җыентыгын Н.Солтанбәков кызларына багышлавын кабат-кабат искәрткән. Ул аларга «кызларым», шул ук мәгънәдәге «бәнат», «бәнатым», «бәнатләрем» дип һәм «әүлядым» (балаларым), «әүлядларым» дип тә язган. Шигъри әсәрләрендә авторның шулай ук «газиз дустларым», «нәзмым укучы», «кардәш», «диндәш» кебек мөрәҗәгать иткән урыннары да очрый.
Нигъмәтулла Солтанбәков «Мәүлед» әсәрендә бөек пәйгамбәрне олылау-данлау бәйрәменең татар җирлегендәге торышын болай дип тасвирлаган:
Русия күбе калалар
Фил-җөмлә мәүлед укыйлар.
Һичнәрсә белми салалар,
Гафилләр бары мәүледтән.
Бу дүртьюллыктагы «калалар» сүзенә ул өстәмә рәвештә «Казан, Эстәрлетамак, Тройски кебиләр» дип искәрмә биргән. Автор шулай ук җыен бәйрәмен бик олылаган хәлдә, мәүледкә тиешенчә әһәмият бирелмәвен тәнкыйтьләгән.
Солтанбәков әсәрләренең теле мәсьәләсендә кыскача кайбер фикерләрне генә белдереп үтәбез. Гомумән, ул иҗат иткән шигъри әсәрләр борынгыдан дәвам итеп килгән төрки-татар шигъриятенә якын телдә язылган. Ләкин шул ук вакытта, бик гади тасвирлары да бар. Мәсәлән:
Йимеш агача тияләр,
Баштан бөгеп ияләр,
Хәтта өстенә менәләр...
«Бибитаибә мәрсиясе»ндә:
Илле биш ел гомер сөрдек,
Бала-чагалар үстердек,
Фәкыйрьлек-байлыклар күрдек,
Мәшәкать чикте ул даим.
«Мөбарәкзадә мәрсиясе»нең башлангыч өлеше шактый гади һәм җиңел тел белән язылган.
Гомумән, Солтанбәковның эчтәлекле һәм күпкырлы иҗаты татар әдәбияты тарихын баета. Газиз гомеренең кырык елга якын өлешен урын өстендә яткан килеш, авыр хәлендә язган Нигъмәтулла Солтанбәковның шәхси каһарманлыгы хөрмәтенә аның әсәрләре, һичшиксез, өйрәнелергә тиешле. Әдипнең башка кулъязмаларын да тәфсилләп тикшереп, бәлки, диссертация дәрәҗәсендә өйрәнүчеләр дә булыр әле. Ихтимал, бабасы Колмөхәммәт иҗаты белән чагыштырып өйрәнү кызыклы нәтиҗәләргә китерер. Колмөхәммәтнең бер әсәре «Иказ тәрҗемәсе» дип аталганлыгы, ә Нигъмәтулла мулланыкы «Иказел-әүляд» дип исемләнгән булуы ук – иҗади уртаклыкларга ишарә итә.
Фотода: Нигъмәтулла Солтанбәковның «Иказел-әүляд» әсәре кулъязмасы