2016 нчы елның 18 нче ноябрендә Балтач районы Мәдәният йортында күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел, «Галиябану» драмасы язылуга 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Анда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле дә катнашты.
2016 нчы елның 11 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Тукай дусты – Мәрҗән» исемле әдәби кичә узды. Габдулла Тукайның Әдәби музее оештырган әлеге кичә татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулуга багышланган иде. Олуг шәхеснең нәсел дәвамчылары тарафыннан әзерләнгән юбилей медале Милли китапханәгә дә тапшырылды.
2016 нчы елның 15 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Киров районында урнашкан 15 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучылары белән «Матбугатның кызыклы дөньясы» циклыннан чираттагы очрашу үткәрде.
2016 нчы елның 17 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү уку үзәгендә белемнәрен күтәрүче экскурсоводлар төркеме өчен Мәгълүмат көне уздырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Татарстан Республикасында Россия киносы елы» исемле юлкүрсәткеч урнаштырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), һәр елның 16 нчы ноябрендә билгеләп үтелә торган Халыкара толерантлык көненә багышлап, «Толерантлык–тынычлыкка юл» исемле күргәзмә тәкъдим итә.
2016 нчы елның 27 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Дәрья» әдәби кунакханәсе кысаларында «Моңнар шагыйре – Гәрәй Рәхим» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
24 нче октябрь көнне «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган «Тукайга сәяхәт» исемле күргәзмә ачылды. Биредә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында сакланучы басма һәм язма документлар да, китапханә милкендә торучы агач сыннар да куелды.
2016 нчы елның 25 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә күренекле композитор Фәтхерахман Әхмәдиевкә багышланган «Мәңге яшисе килә...» дигән яңа китапны тәкъдим итү кичәсе булды.
2016 нчы елның 21 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) «Без яраткан кинолардан җырлар» исемле тематик кичә узды.