2016 нчы елның 9-11 нче октябрь көннәрендә Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта Татарстан Республикасы көннәре булды.
2016 нчы елның 27 нче октябрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә үткәрә.
2016 нчы елның 12 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге Казан шәһәре Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучылары белән «Кызыклы матбугат дөньясы» циклыннан чираттагы очрашуын үткәрде.
2016 нчы елның 11 нче октябрендә Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә багышланган очрашу уздырдылар.
Татарстан Республикасының Кукмара районы Байлангар авылы китапханәсенә танылган журналист, язучы-публицист Тәлгат Нәҗмиев исеме бирелде. Шушы уңай белән әлеге китапханә урнашкан мәдәният йортында истәлек тактасы ачу тантанасы һәм якташ әдип иҗатына багышланган кичә булды. Аларда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.
2016 нчы елның 7 нче октябрендә Милли китапханәдә Татарстанның үзәкләштерелгән китапханәләр системалары җитәкчеләре һәм мәгълүмати-методик бүлекләр мөдирләре өчен «Китапханәдә яңача эш юнәлешләре: башлап җибәрү һәм гамәлгә кертү тәртипләре» дигән темага белем арттыру семинары узды.
2016 нчы елның 6 нчы октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Әдәби кафесында күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхинның тууына 95 ел тулу уңаеннан видеосалон утырышы булып узды.
2016 нчы елның 5 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Василий Аксенов музей-йортында булды. Әлеге күңелле очрашуның сәбәпчесе – китапханәчеләр эзләнү-тикшеренү эшләре вакытында юлыккан басма истәлек-ядкәр.
2016 нчы елның октябрь аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында сәнгать бүлеге хезмәткәрләре Россия киносы елына карата күргәзмә тәкъдим итә.
Россиядә китапханәләргә ярдәм итү йөзеннән «БиблиоРодина» проекты эшли башлады.