ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 нчы елның 29 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Питрәч районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы базасында китапханәчеләр өчен үткәрелгән «Китапханәләрнең яңача үсешен тәэмин итүдә төп чараларның берсе булган социаль-мәдәни проектлаштыру» дигән семинарда катнашты.

2016 нчы елның 29 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү үзәгендә укучы экскурсоводлар төркеме өчен Мәгълүмат көне уздырылды.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), һәр елның 30 нчы октябрендә билгеләп үтелә торган Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышлап, «Киләчәккә үткәннәр хакында» исемле күргәзмә тәкъдим итә.


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

2016 нчы елның 19-23 нче сентябре көннәрендә Социокультура өлкәсе һәм сәнгать белгечләренә өстәмә белем бирү институтында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белгечләре тарафыннан республиканың китапханә хезмәткәрләре өчен семинар дәресләр үткәрелде.


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Елның соңгы өч аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге дистәгә якын китап тупланмасы һәм күргәзмәләр тәкъдим итәчәк, алар күренекле шәхесләрнең юбилейларына һәм илкүләм билгеләп үтелә торган даталарга багышланачак.


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәре 2016 нчы елның 23 нче сентябрендә Чабаксар шәһәрендә узган «Идел буе мәдәниятендә милли традицияләр» дигән төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

«Китапханә аналитикасы – 2016» бәйгесенең лонг-бите формалаштырылды. Быел бәйгедә һөнәри югарылыкта язылган, жюри тарафыннан югары бәяләнгән күп докладлар катнашты. Нәтиҗәдә 33 иң яхшы доклад сайлап алынды.  Алар арасында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасының муниципаль китапханәләре эшчәнлеге турындагы доклад та бар.


18
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

2016 нчы елның 16 нчы сентябрендә  Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Мәйдан» журналының 15 еллык юбилее уңаеннан әдәби кичә үтте.


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 нчы елның 16 нчы сентябрендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналының 15 еллык юбилее уңаеннан әдәби кичә үтәчәк.


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), һәр елның 30 нчы сентябрендә билгеләп үтелә торган Халыкара тәрҗемәчеләр көненә багышлап, «Фикер төзеклеге. Мәгънә ачыклыгы» исемле күргәзмә тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International