Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында Кәрим Тинчуринның сәхнә өчен иҗат иткән «Чит илләрдә» (1925) пьесасы «Татар археографиясе» сериясеннән чираттагы басма буларак нәшер ителде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы Зур уку залында «ӘНВӘР ХӘЙРИ УКУЛАРЫ: Милли-мәдәни мирасны барлау, өйрәнү һәм пропагандалау юлында» исемле фәнни-практик конференция узды.
2015 нче елның 24 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын кабул итте. Әлеге кичә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәева белән очрашуга һәм аның «Язмышыма рәхмәт» китабын тәкъдир итүгә багышланды.
Татарстан Дәүләт Советында республикада китапханәләрнең торышына һәм бу өлкәдәге актуаль мәсьәләләргә багышланган матбугат конференциясе узды.
2015 нче елның 24 нче ноябрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева белән очрашуга һәм «Язмышыма рәхмәт» исемле китабын тәкъдир итү кичәсенә чакыра.
2015 нче елның 13 нче ноябрендә ТР Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре өчен ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография һәм фәнни-методик бүлекләре тарафыннан, китапханәләрнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшенә багышланган, «Һәркем үтеп керерлек тирәлек» һәм аның муниципаль китапханәләр шартларында тормышка ашырылуы» дип аталган китапханә белгече көне уздырылды.
Милли китапханәнең 150 еллык юбилее уңаеннан «Татарстан Республикасының Милли китапханәсе: тарих һәм хәзерге заман (китапханә нигезләнүгә 150 ел): библиографик күрсәткеч» дигән басма нәшер ителде.