2012 нче елның май аенда Казан шәһәре Идел буе районы мәктәпләренең югары сыйныф укучылары арасында «Ә син китапханәгә язылдыңмы?» исемле конкурс булып узды. Аны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге һәм сәнгать бүлеге хезмәткәрләре Гомумроссия Китапханәләр көне уңаеннан оештырдылар.