«Иң күп укый торган төбәк» Бөтенроссия конкурсы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы ярдәме белән Россия китап берлеге тарафыннан үткәрелә, анда иң яхшы тәҗрибәне һәм иң мөһим казанышларны ачыклау, илдәге әдәби тормышны үстерүгә төбәкләрнең керткән өлешләрен бәяләү һәм аларның ватандашларыбыз өчен уку мөмкинлеген арттырудагы казанышларын билгеләү күз уңында тотыла.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге яңа кайткан китапларның виртуаль күргәзмәсен тәкъдим итә.
2020 нче елның 28 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү уку үзәге экскурсоводлары өчен мәгълүмат көне узды.
РСФСР Югары Советының 1991 елда кабул ителгән карары нигезендә, 30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
2020 нче елның 23 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге Казан дәүләт мәдәният институтының социаль-мәдәни технологияләр һәм интеллектуаль системалар факультеты студентлары өчен мәгълүмат көне үткәрде.
Шагыйрә, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Заһидә Хөсәен кызы Бурнашеваның тууына 125 ел тулды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге, рус язучысы, шагыйрь һәм тәрҗемәче, әдәбият буенча Нобель премиясенең беренче рус лауреаты Иван Алексеевич Бунинның тууына 150 ел тулуга багышлап, «Гадәти булмаган язучы иде..» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Дуслар, әйдәгез, рус язучысы Иван Бунинның 150 еллыгын әдәби фотобәйге белән билгеләп үтик!
Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла тарафыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә күренекле татар драматургы һәм театр эшлеклесе Кәрим Тинчуринның җәмәгате, актриса һәм педагог Заһидә ханым Тинчурина (1897–1988) архивының сакланып калган өлеше тапшырылды.
«Халык иҗаты елы» дип исемләнгән тематик досье Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында «Мәдәният» милли программасын (проектын) тормышка ашыру кысаларында әзерләнде.