ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2020 ел
сишәмбе

ТР Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 йорт) Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Татарстанның тыл һәм  фронт каһарманнары» дип аталган виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.


3
май, 2020 ел
якшәмбе

ТР Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 йорт) гүзәл затларыбызга – хатын-кызларга багышланган «Матурлык, мода һәм яхшы зәвык турында» дип аталган виртуаль күргәзмә тәкьдим итә.


2
май, 2020 ел
шимбә

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге «Бөек Ватан сугышының бөек бәрелешләре» дигән виртуаль күргәзмә әзерләде.


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге сезнең игътибарга «Китапларда – халык хәтере» исемле виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан игътибарыгызга галим, музей эше һәм сәнгать белгече, этнограф, мөгаллим, журналист, нашир, полиграфист һәм рәссам Пётр Максимилианович Дульскийның Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында сакланучы китаплары белән танышырга тәкъдим итәбез.


26
апрель, 2020 ел
якшәмбе

2020 елның 26 апрелендә Габдулла Тукайның тууына 134 ел тула. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгендә иң якты йолдыз» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә әзерләде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге «Кулъязма ядкәрләребез. Сәгъдетдин әт-Тәфтазаниның «Мохтасарел-мәгани фи гыйльмел-бәлягать» хезмәте күчермәсе» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.


25
апрель, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вакытлы матбугат бүлеге «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында «Ватаным Татарстан» газетасы» виртуаль күргәзмәсен тәкъдим итә.


24
апрель, 2020 ел
җомга

Татар халкы элек-электән аш-суга осталыгы белән дан тоткан. Гасырлар дәвамында барлыкка килгән милли ашларыбыз хәзерге көнгә кадәр үзләренә хас сыйфатларны саклый. 


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең  мәгълүмат-библиография бүлеге Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне уңаеннан үз укучыларына, гомумән, киңкатлам кулланучыларга яңа виртуаль күргәзмә әзерләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International