2020 елның 18, 25 гыйнвар һәм 1, 8 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) балалар һәм яшүсмерләр өчен инглиз теле клубының чираттагы очрашулары узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Җәүдәт Фәйзи» электрон белешмәлеге тулыландырылды − http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/faizi.htm.
21, 22, 23 февраль - ял (бәйрәм) көннәре
2020 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Идел буе районының «139 нчы гимназия–Мәгариф үзәге»ндә 4 нче сыйныф укучылары өчен Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган мәгълүмат көне үткәрде.
Февраль аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) «Уйлап табу: куллануның хокукый аспектлары» дигән күргәзмә эшли.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 19 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Идел буе районындагы 24 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары белән очрашу оештырдылар.
19 февраль көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Казан милли тикшеренү технология университетының 4 курс студентлары өчен «Федераль сәнәгать милке институтының мәгълүмат ресурслары» дигән тематик күзәтү үткәрелде.
2020 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә күренекле башкорт сатирик язучысы, шагыйрь һәм журналист Марсель Сәлимов булды. Ул каләмдәше, Уфада татар телендә нәшер ителә торган республикакүләм «Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов белән килгән иде.
2020 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында күренекле башкорт сатирик язучысы, шагыйрь һәм журналист Марсель Сәлимовның «Чорына күрә җыры» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Әлеге китап 2019 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән.
2020 нче елның 18 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест»өстәмә һөнәри белем бирү уку үзәге экскурсоводлары өчен Мәгълүмат көне узды.