2020 елның 30 гыйнварында «Иннополис» махсус икътисадый зонасында (А.С.Попов исемендәге технопарк, Университет ур., 7 йорт) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2019 ел эш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган максатларына багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы булды.
Татарстан Милли китапханәсе коллективын һәм ветераннарын, башка китапханәләрдә эшләүче һөнәрдәшләребезне һәм китапханәләргә йөрүчеләрне, китап укучыларыбызны күренекле вакыйга – Республикабызның төп Китап Йорты нигезләнүгә 155 ел тулу уңаеннан ихлас котлыйбыз!
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) февраль ае дәвамында «Гаҗәеп Мисыр» дип аталган күргәзмә эшли. Ул 2020 елда билгеләнеп үтүче Россия һәм Мисыр арасында гуманитар хезмәттәшлек елына багышланган. Президент В.В.Путин Россиядә һәм Мисырда бер берсенең мәдәниятенә һәм рухи мирасына игътибарның көчәюен билгеләп үтте.
2020 елның 25 гыйнварында «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» дәүләт мәгълүмат системасы турындагы Нигезләмәне раслау хакында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 23 нче номерлы Карары кабул ителде.
2020 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Лондоннан килгән, дөньякүләм танылган укытучы-методист Хью Деллар лекциясе зур уңыш белән узды. Ул «Британика» чит илләр әдәбияты кибете ярдәме белән үткәрелде. Чарада Казан, Ижау, Чистайдан мәктәп укытучылары, югары уку йортлары укытучылары катнашты.
29 гыйнвар – җыештыру көне
2020 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) нәниләр өчен инглиз теле дәресләренең икенче циклы башланды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов «Зәйнәп Максудова китапханәсе» китабын тәкъдим итү кичәсендә катнашты һәм чыгыш ясады.
2020 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән очрашу – әдәби-театраль кичә узды. Кичәне Татарстанның халык шагыйре, Милли китапханәнең Кайгыртучылар шурасы рәисе Разил Вәлиев ачып җибәрде. Ул үз чыгышында китапханә белән театр арасындагы иҗади дуслыкның киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде.
2020 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге хезмәткәрләре «Мин – укучы» әдәби проекты кысаларында 36 нчы гимназиянең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Кар патшабикәсе» әкияте буенча танып-белү презентациясе үткәрделәр.
Бүлек хезмәткәрләре әкият авторы Г.Х.Андерсенның биографиясеннән кызыклы фактлар сөйләделәр. Мәсәлән, танылган Кар патшабикәсенең прототибы язучының яраткан опера җырчысы Женни Линд булуын бик азлар гына белә. Ләкин ул аның йөрәген яулый алмый.